“Кызыл таң” редакциясендә фотохәбәрче булып озак еллар Әгьләм Зараев эшләде. Үз эшенең остасы булды ул. Мин дә берничә тапкыр аның объективына эләктем. Аның шул объективы могҗизалар ясарга сәләтле иде. Бер елны республикада корылык булды. Чыккан игеннәр бер-ике карыш үскәннән соң катып калдылар. Ә “Кызыл таң”да басылган фотода шаулап үскән иген башаклары тирбәлә. Бөтен җирдә корылык, ә бу басуда иген ничек уңган. Кайсы районның иген басуы бу дип баш ватмагыз. Зараев ул фотоны җиргә ятып төшергән булып чыкты.
Редакция аңа уңган иген басуын төшереп алып кайтырга кушкач, тыңлаучан фотохәбәрче буш кул белән кайта алмый бит инде. Менә шундый әмәлен тапкан. Бу күз буяу диярсез. Дөрес. Моңа тапкырлык та кирәк бит әле.
Мөнир ВАФИН фотосы.