Барлык яңалыклар
Шәхес
28 июнь 2025, 07:35

Нигә ТАИР, Таһир түгел?

Рөстәм НӘБИЕВ улының исеменең мәгънәсен аңлатты.

Нигә ТАИР, Таһир түгел?
Нигә ТАИР, Таһир түгел?

Сер түгел, бала туып, аңа Таир исеме кушылгач, бу исемнең мәгънәсен аңламаучылар, нигә Таһир түгел дип гаҗәпләнүчеләр күп булды. Хәтта әлеге исемне мәгънәсезлектә гаепләүчеләр дә табылды. Шундыйларга Рөстәм НӘБИЕВ үзенең телеграм-каналы аша җавап бирде.

Яшь ата белдерүенчә, Таир исеме гарәпчәдән алынган һәм «түземле, очучы, хыял диңгезендә йөзүче» дигәнне аңлата. Әйткәндәй, мәгънә ягыннан ул ТаҺирдан аерыла. Таһир “гөнаһсыз, саф, изге” дигән мәгънәгә ия.

– Ә сезнең балаларыгызның исемнәре нинди мәгънәдә? – дип, сорауга сорау белән җавап кайтара Рөстәм үзен гаепләүчеләргә.

Чынлап та, тирәбезне әллә кайлардан килеп кергән Эдик, Радик, Владиклар уратып алган заманда, саф мөселман исеме сайлаган якташыбызны хөкем итәргә хакыбыз бармы соң безнең? Шул турыда уйлап карасак иде...

Чыганак: Рөстәм НӘБИЕВның телеграм-каналы.

Нигә ТАИР, Таһир түгел?
Нигә ТАИР, Таһир түгел?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас