Әнисе Индира НӘБИЕВАның сүзләренә караганда, бала белән барысы да яхшы.
– Кичә Таир белән врач-педиатрда булдык. Таир 15 көн эчендә 3840 грамм авырлык җыйган, туганда 3520 грамм иде. Авырлыгы яхшы арткан, педиатр хәтта кирәгеннән бераз артыграк булуын да әйтте. Мужик! Яхшы ашый. Тулысынча күкрәк сөтендә. Коликлар бераз борчый, ләкин медиклар тикшереп, барысының да яхшы булуын әйттеләр. Мин тынычландым. Баланы шул үзе туган госпитальдә күзәтәчәкләр. Әминә дә монда бер яшькә кадәр күзәтү астында булды. Педиатр Надежда Васильевна Климец – бик ягымлы хатын һәм стажлы яхшы белгеч, – дип язган ул үзенең телеграм-каналында.
Кыскасы, бала белән барысы да яхшы. Киләчәктә дә шулай булсын!
Чыганак: Рөстәм НӘБИЕВның телеграм-каналы.