Илдар Юзеев Язучылар берлегеннән «Казан утлары» журналына телефоннан шалтырата. Телефонны Тәүфыйк Әйди ала.
– Тәүфыйк, коллективыгызга әйт: иртәгә чит ил язучылары белән очрашу була. Сәгать уникегә килсеннәр, җыелышып.
– Нинди язучылар, кайсы илдән? – ди Тәүфыйк, сулышына кабып. Ул елларда чит илдән язучылар килеп төшү кибеттә кара уылдык сату кебек гайре табигый хәл иде.
– Язып ал, – ди Юзеев. – Бирма дигән илдән. Шагыйрь Шатаг Фидәр, икенчесе – прозаик Ташар Имазин.
Бөтен дөнья язучыларын белеп бетерергә кызыккан Әйди:
– Минем китапханәмдә Шатаг Фидәрнең дә, Ташар Имазинның да китаплары юк шикелле, кызганыч, – ди.
– Менә хәзер булыр.
Бераздан «Казан утлары»ннан берәм-берәм шалтырата башлыйлар.
– Очрашуны соңгаракка күчереп булмыймы, төшке аш вакыты бит, – ди Рәдиф Гаташ.
– Кыяфәтлерәк адәмнәрме? Үзебезнең йолкышлардан да туйган, – ди Кояш Тимбикова.
– Ничек киенеп килергә икән? – дип сорый Рашат Низами.
– Бирма дигән ил Австралия утравындамы әле ул, Илдар абый? – ди Шамил Маннапов.
Икенче көнне берсеннән-берсе матуррак киенгән «Казан утлары» язучылары Илдар Юзеев кабинетына җыелалар. Юзеев аларга берәр бит кәгазь өләшеп чыга.
– Чит ил язучылары килгәнче, исем-фамилияләрегезне кирегә язып чыгыгыз, тегеннән шулай куштылар… Дулкынланган язучылар дәррәү эшкә керешәләр. Бераздан шаркылдашып көлү башлана. «Шатаг Фидәр» дигәне Рәдиф Гаташ, «Ташар Имазин» дигәне Рашат Низами икән бит, каһәр…
Фото: shahrikazan.ru