* * *
Мәскәүдә йөргәндә метрода шагыйрь Рәзил Вәлиев очрады. «Пионер» журналында эшләгәндә мин аның берничә шигырен бастырган идем. Ул минем шул «изгелек»не бер чакта да онытмады, миңа һәрчак яхшы мөнәсәбәттә булды. Әле дә якын дус булып килеп күреште. Метрода беренче тапкыр булуы икән, соклануын белдерде. Мин аңа:
– Безнең Уфада да метро бар, – дип мактанган булдым.
– Булмас, – диде Рәзил, ышанмыйча.
– Чын-чын, – дидем мин үкенгәндәй, – тик аның бер җитешсез ягы бар.
– Нинди?
– Керер ишеге бар да, чыгыр ишеге юк.
Шулай дигәч, ул, «Уфа метросы»ның зират икәнен аңлап, шаркылдап көлеп җибәрде.
Соңрак Уфаның опера һәм балет театры бинасында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, депутат, Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиевнең иҗат кичәсе булды. Ул әлеге метро тарихын һаман онытмаган икән, шуны хәтерләп, тагын бер тапкыр көлешеп алдык.
Ә метрога килгәндә, ул чыннан була язып калды бит. Ельцин Уфага килгәндә аның беренче ташын да салган иде. Инде метролы булабыз, дип шапырынулар туктады. Илдәге экономик хәлләр түбән тәгәрәгәндә аның якын елларда булачагы да зур шик астында.
Баюга кул селтәп, булганына канәгать булып кала алган кешенең генә күңеле һәрчак тыныч була.
Мөнир ВАФИН фотосы.