Камил Фазлый (Камил Нәҗми улы Фазлетдинов) 1949 елның 15 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Тузлыкуш авылында туа. Биредә урта белем алганнан соң, Байморза сигезьеллык мәктәбендә балалар укыта. Бәләбәй шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә милиционер булып эшли, Совет Армиясендә хезмәт итә.
1975 елда БДУның филология факультетын тәмамлап, озак еллар туган авылында балалар укыта, унбер ел мәктәп директоры булып эшли.
К. Фазлый – Башкортстанның атказанган укытучысы (2005), Башкортстанның мәгариф алдынгысы (1994). "Русиянең иң яхшы укытучылары" конкурсында җиңеп, Русия Федерациясе Президенты премиясенә лаек була.
Беренче шигыре 1963 елда, җиденче сыйныфта укыганда ук дөнья күрә. Шуннан бирле әдәби иҗаттан, публицистикадан аерылмый. Әсәрләре Башкортстан һәм Татарстанның матбугат басмаларында даими басылып тора. Нигездә, сатира-юмор өлкәсендә иҗат итә. Башкортстан "Китап" нәшриятында дөнья күргән "Һаҡаллы сабый" (1996), "Ат тәмәке көйрәтә" (1999) (татар телендә), "Әкәмәт эҙҙәр" (2009), "Чөкердәшеп яшибез" (2024) (татар телендә) һ. б. китаплар авторы.
Русия һәм Башкортстанның Язучылар (1997), Журналистлар берлекләре (2005) әгъзасы.
Башкортстанның Ф. Кәрим (2000), Д. Бүләков (2009) исемендәге һәм башка әдәби премияләр лауреаты.
Камил Фазлый 2025 елның 23 июнендә вафат булды.
Мәрхүмнең уллары, хезмәттәшләребез Илдус һәм Илдар Фазлетдиновларның, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашыбыз! Аллаһы Тәгалә Камил Нәҗми улының урынын оҗмах түрләреннән әйләсен һәм якыннарына күркәм сабырлык ирештерсен, дип телибез!