Якташыбыз telegram-каналында укучылары белән даими аралашып тора. Шушы көннәрдә ул үзенең яңа туган улына ни өчен ТАИР дип исем кушуын аңлатты.
– Исемнәрнең 2 варианты бар иде, – диде ул. – НАДИР белән ТАИР арасында сайларга туры килде. Аптырагач, Индирага: “Улымны кулыма алгач, исеме үзе килер”, – дидем. Һәм шулай булып чыкты да. Баланы беренче күрү белән, аның Таир икәнлеген аңладым.
Моның тагын бер сере бар икән. Бусы инде аз гына мистика катыш. Баксаң, Рөстәмнең картәтисе – Тәлгать, картәнисе – Әнисә (русча: Аниса), әтисе – Илгиз, ә әнисе Раушания исемле булган икән. Шуларның барысының да беренче хәрефләрен бергә кушсаң, ТАИР килә дә чыга.
Менә шундый буыннар бәйләнеше, менә шундый могҗиза!
Чыганак: Нәбиевларның telegram-каналы