Барлык яңалыклар
Шәхес
12 июнь 2025, 11:05

Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?

Бала туганда нинди авырлыкта булган? Аның буе күпме? Туу вакыты төгәл ничәдә? Рөстәм НӘБИЕВ үзенең телеграм-каналында шулар турында сөйләде.

Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?
Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?

Алдарак язуыбызча, Индира НӘБИЕВАны 10 июнь көнне, кичке сәгать уннарда бала табу йортына илткәннәр. Сабый 11 июнь төнендә, 00:35 сәгатьтә дөньяга аваз салган. Туганда авырлыгы – 3520 грамм, буе 51 сантиметр булган. Хатыны бала тапканда, Рөстәм аның яныннан китмәгән.

Рөстәм НӘБИЕВ үзенең телеграм-каналында яңа туган сабыена түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты: “Таныш булыгыз: Нәбиев Таһир Рөстәм улы. Безнең гаиләбезгә рәхим ит! Хәзер син безнең нәселебезне һәм безнең хәзер инде легендар фамилиябезне дәвам итәчәксең!”

Шулай итеп, яңа туган Таһир апалары Әминә белән Сафияга энекәш тә, үсә төшкәч, ышанычлы терәк тә булачак. Ә әти-әнисенең ул инде иң зур куанычы. Гаиләгә иминлек телибез!

Чыганак: Нәбиевларның телеграм-каналы.

Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?
Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?
Нәбиевлар улларына нинди исем кушачак?
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас