Моннан күп еллар элек Илдар Юзеевның «Ялкын» журналында эшләгән чагы. Язучы Габделхәй Сабитов белән алар бер бүлмәдә утыралар. Яңа ел алдыннан Габделхәйгә туган ягы Минзәләдән каз китерергә тиешләр икән. Көнгә чыкса, гел каз турында сөйләп, тәмам алҗытып бетерә бу.
Аптырагач, Илдар Юзеев күрше кабинетка керә дә, хәйләсен сөйләп, машинистка кызны котырта. Тегесе, урамга чыгып, Сабитовка шалтырата. Самими авыл кызы булып сөйләшә.
– Әлү, Габделхәй абыймы? Исәнмесез… Минзәләдән сезгә каз җибәргәннәр иде. И-и, анда кереп тормыйм инде, язучы абыйлардан оялам. Үзегез генә чыгып алыгыз, мин хәзер нәшрият янына килеп җитәм…
Габделхәй Сабитов тизрәк атыла-бәрелә чыгып йөгерә. Ишектән аның «каз» дигән сүзе генә яңгырап кала.
Кырык градуслы салкында, нәшрият каршында арлы-бирле йөреп, Габделхәй Сабитов каз көтә, бичара. Каз да юк, авылдан кыз да юк…
Ә Илдар Юзеев коридордан килгән бер язучыны тәрәзә буена алып килә, хәлне аңлата, каз көтеп туңудан бөрешкән Габделхәй Сабитовны күзәтеп, егылып-егылып көлешәләр.
Кырык градуслы салкында юка борынын өшетеп, ниһаять, Габделхәй Сабитов редакциягә казсыз гына кереп килә.
Шушы хәлдән соң атна-ун көн үтә микән, Илдар Юзеевны телефонга чакыралар.
– Әлү, Илдар абый, исәнмесез, анда язучы абыйлар янына кереп тормыйм инде, оялам. Яңавылдан мин, бик симез каз алып килгән идем…
– Кызыгыз да, казыгыз да кадалып китегез! Берни дә кирәкми! – дип, Илдар Юзеев телефон трубкасын атып бәрә.
Бераздан бүлмәгә Габделхәй Сабитов кайтып керә. «Әһә, мине шаяртырга җыенганыеңмы, булмас, туган, Илдар Юзеевны алай тиз генә алдый алмассың, Башкортстанда туып үскән без…» – дип, эчтән генә елмаеп, бүлмәдәшенә вәкарь белән генә карап йөри ул.
Шул елны Илдар Юзеев туган ягы Яңавылга Сабан туена кайта. Мәйданда аңа бик чибәр бер кыз килә дә:
– И-и Илдар абый, бик рәнҗедем әле сезгә. Кыш көне сезгә, күчтәнәч булсын дип, шундый симез каз алып барган идем Казанга, ә сез телефоннан да сөйләшергә теләмәдегез, – ди.
Илдар Юзеев кызга карап, казны күз алдына китереп өнсез кала. Шуннан бирле ул кыз, әй… каз мәсьәләсендә җитди уйлана һәм, күпмедер ел үткәч, «Кыр казлары артыннан» исемле пьеса яза.
Фото: saby-rt.ru