Барлык яңалыклар
Шәхес
4 июнь 2025, 22:36

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Ат тизәгенең рәхәтлеге!

Мине тыңлата алмагач, шул ат тизәгенә басып торган хәлдә ташлап киттеләр.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Ат тизәгенең рәхәтлеге!
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Ат тизәгенең рәхәтлеге!

Ул тау, авыл зиратын кала ягына узгач, юлдан сул якта калкып тора. Халык аны Кәҗә тавы дип йөртә. Утызынчы елларның икенче яртысы иде бугай. Нигәдер шул тау итәгендә йөрибез. Барыбыз да яланаяк. Тау итәгендә биек булып ак чачаклы кылганнар үскән һәм җирдә тоташ диярлек кырчын таш. Аякны җирдә кыска гына булып үскән каты үләннәр һәм кырчын кылганнар чәнечтерә. Бер урында кояштан каралган ат тизәге зур тәлинкә кадәр түп-түгәрәк булып таралып ята. Мин, шул кипкән, түгәрәк, калын гына, йомшак ат тизәгенә яланаяк бастым да, алга барудан баш тартам. Кемдер минем аркадан этә, мин атламыйм, карышам, акырам, тик торам. Мине тыңлата алмагач, шул ат тизәгенә басып торган хәлдә ташлап киттеләр. Байтак ара киткәч, әни кире килеп, минем артка җәенке учы белән биргәләп, җилкәгә төрткәләп алып китте. Ә теге түгәрәк, кипкән ат тизәге әле дә исемдә, рәхәт иде аңарда яланаяк басып торуы…

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас