Барлык яңалыклар
Шәхес
30 Май 2025, 15:10

Дилә БУЛГАКОВА. “Дал-дал әппәр”

Хәзер мин үзем дә оныкларымны тамак туйдырганнан соң: “Дал-дал әппәр!” дип әйтергә өйрәтәм.

Дилә БУЛГАКОВА. “Дал-дал әппәр”
Дилә БУЛГАКОВА. “Дал-дал әппәр”

Сезнең нәнәегез исәнме? Минем дә нәнәем бар иде. Аның белән гаҗәеп бай булганмын. Үсеп җиткәч кенә моның нинди зур хәзинә икәнлеген аңладым.

Әгәр әле сезнең нәнәегез яныгызда булса, берүк кенә аны тыңлагыз, кадерен белегез. Аңардан күп нәрсәләр өйрәнеп калып була.

Нәнәемнең өстәл артына утыргач та әйткән сүзләре истә. “Ризыкка үрелгәнче, балакайларым, кулларыгызны Фатыйма сабыны белән юдыгызмы? Онытсагыз, тизрәк юыгыз! Ипекәйне кулга алгач та бисмилла итеп кабыгыз. Эчегез авыртмас, зур үсәрсез, Аллаһы бореса!” – ди торган иде ул. Шуңа да без һәрвакыт икмәккә бисмилла дип үрелә идек. Тамак туйгач, барыбыз бергәләп, “дал-дал” әйтеп, “әппәр” итә идек.

Еллар үтте – үсеп җиттек. Төрлебез төрле якка таралыштык. Тик шулай да бәйрәмнәрдә тулы нигезгә, бисмиллалы туган өебезгә җыела торган идек. Соңгы тапкыр изге тупсага безне янә нәнәебез җыйды. Тик без генә моның соңгы тапкыр икәнлеген аңламаганбыз.

Нәнәем барыбызны да өстәл артына утыртты. Ашап беткәч, элеккечә, ризыкка дога кылып, амин тотты. Кадерле нәнәем туксанның яртысына җиткән иде инде... Әй, бу гомерләр! Хәзер мин үзем дә оныкларымны тамак туйдырганнан соң: “Дал-дал әппәр!” дип әйтергә өйрәтәм.

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас