Барлык яңалыклар
Шәхес
27 апрель 2025, 21:36

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Язучылар союзы әгъзасы булу гына синең чын язучы булуыңны аңлатмый.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Язучылар союзы әгъзасы булу гына синең чын язучы булуыңны аңлатмый. Язучы дигән сүз үз эченә бик күп мәгънә сыйдыра.

Язучылар союзының Стәрлетамак бүлекчәсендә барлык диварны тутырып фотопортретлар элгәннәр. Бүлекчә җитәкчесе шул фотоларга күрсәтеп:

– Менә безнең союз әгъзалары, – диде мактанып.

– Шуларның ничәсе язучы? – дип сорадым мин.

Җитәкче иптәш минем бу сүзләрне шаярту дип кабул итте. Ә бит һәр шаяртуның төбендә хакыйкать ята...

 

* * *

Заманында районнарны шаулатып әдәбият һәм сәнгать атналыклары уздыралар иде. Ул атналыклар халык өчен генә түгел, җитәкчеләр өчен дә зур бәйрәмгә әйләнде. Ә бәйрәм булгач, сыйлау-сыйлану да читтә калмый. Район җитәкчеләре бу мәсьәләдә берсен-берсе уздырырга тырышалар. Шундый атналыктан айнык кайтып кара!

Шулай бер язучы шундый чарага бару өчен биштәрен тутыра икән. Бәләкәй улы моны күреп:

– Әти, кая барасың? – дип сорап куя.

– Атналыкка, улым, атналыкка.

– Ә анда Рамазан абый да барамы соң?

– Нигә барсын, ул бит язучы түгел.

– Нигә, ул да эчә бит, – ди малай аптырап.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас