Башкортстанда әдәби ел күренекле шагыйрь, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган юбилей тантаналарыннан башланып китте. Аның иҗаты еллар узу белән әһәмиятен һаман да югалтмый, ә исеме милли шигъриятнең якты символы булып кала.
Шагыйрь туган Мишкә районының Кыйгазытамак авылында инде күп еллар Шәехзадә Бабич музее эшли. Бу урын аның иҗатын сөючеләрне генә түгел, ә шагыйрьнең нәсел варисларын да җәлеп итә, аларның күбесе әле дә авылда яши. Бу зур булмаган, ләкин уңайлы музейда Бабичлар гаиләсенең истәлекләре, уникаль экспонатлар һәм борынгы шәҗәрәләр саклана.
Тарихи мирасның торышын туган якны өйрәнүчеләр, шагыйрьнең туганнары һәм җирле халык күзәтеп тора. Музей белән Әлфия Зарипова җитәкчелек итә, ул юбилей уңаеннан бөтен республикадан һәм илдән Бабичның варисларын җыйды. Музей аларның тамырлары белән бәйләнешен тоя алырлык урын булып кала. Кунаклар арасында шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы яшьләрнең елдан-ел арта баруы аеруча сөендерә.
Тантанага шагыйрьнең нәсел варислары гына түгел, «Башинформ» матбугат агентлыгы журналистлары да килде, алар музейга заманча оргтехника тапшырдылар. «Ростелеком» исә бүләк ясап, учреждениене интернетка тоташтырды. Компаниянең техник директоры Илгиз Баекенов билгеләп үтүенчә, бу Бабичның әдәби мирасын таратырга ярдәм итәчәк һәм аның иҗатын өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.
Юбилей уңаеннан Башкортстан Язучылар берлеге, БР матбугат агентлыгы һәм «Китап» нәшрияты музейга кыйммәтле китаплар тапшырды. Музейдагы тантаналы чарадан соң бәйрәм Мишкә район мәдәният үзәгендә дәвам итте. Кунаклар өчен «Бабич» фильмы күрсәтелде, ә укучылар аның авторлары һәм бөек шагыйрь ролен башкаручы Яшьләр театры актеры Илгиз Таһиров белән очрашты.
Башкортстан Язучылар берлеге җитәкчесе Айгиз Баймөхәммәтов билгеләп үтүенчә, Бабич иҗаты, әдипнең гомер юлы кыска булуга карамастан, әдәбият үсешенә зур йогынты ясады һәм республикадан еракларга таралды.
Мишкә районы хакимияте башлыгы Павел Трапезников шагыйрьнең истәлеген саклаучыларга рәхмәтләрен белдерде. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөтендөнья башкортлары корылтае, милли берләшмәләр, әдәби журналлар вәкилләре һәм танылган язучылар бар иде.
Шәйхзадә Бабичның 130 еллыгына багышланган юбилей чаралары ел буена дәвам итәчәк.
Чыганак: https://panoramarb.ru