Әлегә халыкка аз билгеле булган Айдар “Азамат” вокаль-инструменталь ансамблендә шөгыльләнә, җырлый, музыка коралларында уйный. Берчак шул ансамбльдәге бер егетнең туган ягына – Благовар районындагы Кашкалаша авылына кунакка кайталар. Айдар да андагы туйга чакырулы була. Матур итеп бәйрәм итәләр, җырлыйлар, бииләр. Урамда йөргәндә, Айдар үзенең туган авылы – Миякә районы Олы Кәркәле авылы кешеләрен дә күреп аптырашта кала. Баксаң, аның авылдашлары да биредә туйда икән, кызларын кияүгә биреп йөрүләре.
Икенче көнне иртән Айдарны авылдашлары туйга килгән өйгә кунакка чакыралар. Айдар матур итеп гармунда уйнап утыра, кемдер җырлый, кемдер бии, такмаклар әйтә. Шулчак эчке бер бүлмәдән Олы Кәркәледән килгән башкода килеп чыга. Абзыебыз әле кичәгедән айнып та бетмәгән, алпан-тилпән атлый. Үзе күзләрен угалый-угалый, Айдар Галимовка карап: “Менә бу егет тач безнең авылның Миңлегани малае, охшаса да охшар икән кеше кешегә”, – ди.
Айдар Галимовның әтисенең исеме Миңлегани икәнен күпләр белә. Каты махмырдан булса да, абзый кеше ялгышмаган.
Фото: Айдар.Ру