Барлык яңалыклар
Шәхес
20 декабрь , 20:48

Марат КӘРИМОВ. Әнгам АТНАБАЙ белән...

Заманында Әнгам Атнабаев белән республиканың бик күп районнарында әдәби кичәләр уздырып йөрдек.

Марат КӘРИМОВ.  Әнгам АТНАБАЙ белән...
Марат КӘРИМОВ. Әнгам АТНАБАЙ белән...

Заманында Әнгам Атнабаев белән республиканың бик күп районнарында әдәби кичәләр уздырып йөрдек. Авыл исемнәрен блокнотка теркәп барырга кирәк булгандыр да, ничектер ул чакта башка килмәгән.

Әйтергә кирәк, безнең чыгышлар тамашачылар белән шыгрым тулы клубларда үтә иде. Ул чакларда кешеләрнең күңеле шигърияткә тартыла иде. Безнең чыгышлар барыбер эзсез калмагандыр. Хәер, ул хакта уйламый идек.

Яңарак Караидел районының бер авылындагы очрашуда бу авылда беренче тапкыр булуымны әйткәч, залдан берәү: “Алдашма! Моннан утыз алты ел элек Әнгам Атнабаев белән килгән идегез!” – дип әйтеп салды.

Әйтергә генә җиңел: утыз алты ел! Шуны һаман хәтерләсеннәр әле! Кичәдән соң ул чакта төшкән фотоны да күрсәттеләр. Күңелгә рәхәт булып китте.

Ә күптән түгел Туймазыдагы очрашуга авылдан килгән (авылының исеме истә калмаган) бер хатын: “Сез Әнгам Атнабаев белән безнең авылда кырык өч ел элек булып киткән идегез”, – дип хәбәр итте.

Фотолар “Тулпар” архивыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: