Барлык яңалыклар
Шәхес
13 ноябрь , 21:04

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Өч көн эчү аз микән?

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым

Күптән аралашып йөргән бер дустымның туган көне икәнлеген хәтердән чыгарганмын. Югыйсә, ел да көнендә котлый идем. Ә бу юлы өч көн узганнан соң гына исемә төште. Өч көн узгач кем туган көн белән котлый инде?! Ләкин тарихтагы бер вакыйга исемә төште.

1913 ел. Бөтен Русия Романовлар нәселенең тәхеттә 300 ел утыруын бәйрәм итә. Бу бәйрәм Одессада ял иткән Куприн, Бунин һәм тагын берничә язучының исенә өч көн узгаганнан соң гына төшә. Аларның берсе патшаны бәйрәм белән котлап телеграмма сугарга тәкъдим итә. “Уңайсыз бит. Өч көн узды”, – ди икенчесе. Шунда Куприн: “Бер дә уңайсыз түгел. Телеграмма текстын яза белергә генә кирәк”, – ди. Шул сәгатьтә Петербургка Николай патшага телеграмма җибәрәләр. “Өч көн сезнең саулыкка эчәбез!” – диелгән була анда. Тиздән патшадан: “Туктарга вакыт түгелме?” – дигән телеграмма килеп төшә. Патшада да юмор хисе булган.

Плагиат булсам булырмын дип, Куприннан үрнәк алып, телеграмма җибәрдем. Әмма дустымнан патшаныкы кебек җавап килмәде. Бәлки аңа өч көн эчү генә аз тоелгандыр?...

 

Фото: Мунир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: