-3 °С
Болытлы
Наҗар Нәҗми үзенең бер мәкаләсендә: “Халык шагыйре булуга караганда, шагыйрь булу күпкә авыррак”, – дип язган иде. Бер караганда, бу парадокс кебек яңгырый. Миңа калса, анда дөреслек тә бар кебек. Соңгы елларда бу исем кемнәргә генә бирелмәде! Берәү креслосыннан файдаланды, икенчеләр ул исемне әшнәлек белән, өченчеләр ялагайланып алды. Уйлап карыйк әле, бу исемне кемнәр йөрткән: Мәҗит Гафури, Рәшит Нигъмәти, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев... Аларның иҗаты халык күңеленә күчкән. Ә хәзер халык белмәгән халык шагыйрьләре үрчемәкче. Ул исемгә дәгъва итүчеләр дә байтак булып китте. Планканы бигрәк түбән төшердек бит, агай-эне!
Мөнир ВАФИН фотосы.