* * *
Бәхет үзәгендә сагыш.
* * *
Зират капкасы янында сөйләшү:
– Үлгәч тә шундый матур килеш калган. Күмәргә дә жәл булды.
* * *
Рәсүл Гамзатовның алтын сүзләре: “Дәүләтебез әдәбиятны үзеннән аерды да динне үзенә кушып куйды”. Чынлап та, безнең дәүләткә әдәбиятның кирәге бер тиен. Кайда бармакчы бу ил?!
* * *
Кыяр үсентесе малайлар кебек үрмәләп күрше бакчасына төшеп бара. Нәрсә урларга уйлый икән?
* * *
Җыелышка кеше бик аз килә. Килгәннәре дә чыгып китмәсен өчен барысын да президиумга сайлап куялар.
* * *
Син калейдоскоп кебексең. Һәр караган саен икенче төрле.
* * *
Безнең буынның бала чагына сугыш вето салды. Шуңа без өлкәннәр корына бик тиз кердек.
* * *
Вакыт җитә үләргә. Кемнәр килер күмәргә?
Хәер, үлгәч барыбер түгелмени?
Фото: Мунир ВАФИН