Барлык яңалыклар
Шәхес
15 октябрь , 19:26

Атнабай иҗаты үлемсез

Уфада Башкортстанның халык  шагыйре  Әнгам  Атнабаев яшәгән йортка яңартылган тактаташ куелды.

Атнабай иҗаты үлемсез
Атнабай иҗаты үлемсез

15 октябрь Уфаның Революцион урамында урнашкан 66 санлы йорт диварына Башкортстанның халык  шагыйре  Әнгам Касыйм улы Атнабаевка яңартылган тактаташ куелды.

Шагыйрь әлеге йорттагы фатирында соңгы 21 елын яшәде. Вафатыннан соң тактаташ куелган иде, ләкин еллар узу белән аны яңарту мохтаҗлыгы туды. Шул сәбәпле, әдипнең вафатына 25 ел тулу уңаеннан ул яңартылып куелды.

Яңартылган тактаташны ачу чарасында шагыйрьнең каләмдәшләре, хакимият вәкилләре, туганнары, якташлары, иҗатын сөючеләр катнашты. Чарада шагыйрьнең энесе Мәгъдән Атнабаев та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул җиде баладан бүген сеңлесе белән икесе генә калуын әйтте. Абыйсының шигырь яза башлаган елларын искә алып: “Абыемның 15-16 яшендә язган шигырьләре дә бик матур иде”, – диде. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында барлыгы 12 спектакле  уйналуын да телгә алды.

Филология фәннәре докторы Рәиф Әмиров чыгышында Атнабай иҗатына багышланган барлыгы 5 китап  чыгуын телгә алып, башка бер генә язучыга да бу кадәр җыентыклар нәшер ителмәвен билгеләде.

Тантанада шагыйрьнең якташлары да чыгыш ясады. Тәтешле районы хакимияте башлыгы урынбасары Әлфия Шәйнурова  шагыйрь исемен мәңгеләштерү эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Уфада һәм Нефтекамада  урамнарга әдипнең исеме бирелгән, туган ягы – Тәтешле районында һәйкәл ачылган, музее һәм Әнгам Атнабай исемендәге премия булдырылган.

Чарада Атнабайның 99 шигырен яттан белгән якташы Фәрит Җиһангиров халык шагыйренең берничә шигырен дә сөйләп ирештерде.

Мөнир ВАФИН фотолары.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: