Шәхес
5 Октября 2024, 16:30

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (9)

Мин бәхетле булсам, шагыйрь дә булмас идем.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (9)Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (9)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (9)

Шигырь – Коръәннең язылмый калган сүрәсе түгелме икән? Әллә догасымы?

 

* * *

Талантта терсәк булмый. Ул талантсызларда гына була. Шуның белән алар үзләренә юл яра. Әйтергә кирәк, теләкләренә ирешәләр дә.

 

* * *

Йөрәгемдә бер яра еллар буена бара.

 

* * *

Иренә мөкиббән киткән хатын. Ә анысы, әдәбиятча әйтсәк, кире герой. Аның кырын эшләрен хатынына җиткереп торалар, әмма ул ышанмый. Мәхәббәт сукыр була диләр. Сукыр гына түгел, саңгырау да икән ул.

 

* * *

Әгәр дә кеше тимер икән, ваклык – андагы тутык.

 

* * *

Кем боера – шул солтан, кем йөгерә – шул олтан.

 

* * *

Мин бәхетле булсам, шагыйрь дә булмас идем, диде бер каләмдәшем. Бу сүзләрдә дөреслек бардыр.

 

* * *

Аның чәче сары булса да, акылы алтын түгел иде.

 

Фото: Мунира  ВАФИНа.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас