Барлык яңалыклар
Шәхес
15 июль , 23:00

“Төнге сихерче”нең туган көне

Бүген легендар очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова туган.

“Төнге сихерче”нең туган көне
“Төнге сихерче”нең туган көне

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1929 елда Ташкентта телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазыйфасын башкара. Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый. 1941 елның июленнән Мәгубә Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында һава армиясенә караган полкларда очучы булып хезмәт итә һәм Берлингача бара. Батырлыклары өчен күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

Мәгубә Сыртланова  дошман гаскәрләрен юк итү өчен самолеты белән 780 очыш ясап, 190 тонна бомба ташлаган. Нәтиҗәдә, дошман оясында 128 көчле янгын чыккан, суны аркылы чыгу өчен хәстәрләнгән 2 корылма, тимер юлдагы 2 эшелон, ягулык склады, 3 артиллерия батареялары, 2 прожектор, ягулык тулы 4 машина юк ителгән. У-2 (По-2) самолетын ( аларны Казанда җитештергәннәр!) һәм анда очучы кызларны  немецлар “ночные ведьмы” (төнге сихерчеләр) дип атаганнар һәм алардан бик нык курыкканнар.

Мәгубә Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә Казанда вафат була.

Ул Башкортстанда туган ике Советлар Союзы Герое исемен алган хатын-кызның берсе. Икенчесе – снайпер Наталья Ковшова.

 

Фото: e-kazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: