Шәхес
28 Июня 2024, 18:22

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (8)

Кеше үзенең кайчандыр бәхетле булганын бәхетсезлеккә тарыгач кына белә.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (8)Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (8)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (8)

 * * *

Официант Чайбердин.

 

* * *

Шагыйрьләр – бай күңелле хәерчеләр.

 

* * *

Шагыйрь Т. телевизор аша күз дә йоммый сөйләп утыра: “Мин халкымның колагы, мин халкымның авызы...” “Мин халкымың акылы” дип әйтеп өлгегәнче телевизорны сүндереп куйдым.

 

* * *

Кеше үзенең кайчандыр бәхетле булганын бәхетсезлеккә тарыгач кына белә.

 

* * *

Морзалыкны кире кайтардылар. Хәзер эте дә, бете дә морза булып күренмәкче. Морза нәселе дип ялган таныклыклар да сатып алалар.

Шундыйларны:

– Эх, син морзавец! – дип сүгәсе килә.

 

* * *

Талантсызларның дошманы булмый. Алар үзләре талантлылар белән дошманлаша.

 

* * *

Ул йөк күтәрү түгел, сүз дә күтәрә алмый.

 

* * *

Бүген мин кичәгедән акыллырак, ә хискә кичәгедән ярлырак.

 

* * *

Шигырь – күңелнең кәгазьгә проекциясе.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас