Барлык яңалыклар
Шәхес
26 июнь , 21:52

Гали ГАТАУЛЛИН. Тел сөйли, кул эшли

Хуҗа аның хезмәт кенәгәсен игъгибар белән карап чыккач, счетта нидер исәпләде дә: “Кырык өченче эшкә кереп, җитмешенче һөнәр үзләштермәкчесең икән”, — диде.

Гали ГАТАУЛЛИН. Тел сөйли, кул эшли
Гали ГАТАУЛЛИН. Тел сөйли, кул эшли

Май чүлмәге тышыннан билгеле

 

Май заводы директоры булып эшли башлагач, Нәгыймов иң элек үзенә яңа өй салды. “Иномарка” сатып алды. Ихатасын биек койма белән уратып алгач, аны каймак төсле ап-ак буяуга буяп куйды. Хәзер авылдашдары аның хуҗалыгына карап: “Май чүлмәге тышыннан билгеле”, — диләр.

 

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

 

Рафик бер урында озак эшләмәде: йә һөнәрен охшатмады, йә төрле хилафлыклары өчен кудыдар, йәки куылганчы үзе китте.

Кырыкка җиткәч тә “Рафик” булып калган Рафик яшелчә складына йөкче булып эшкә керергә килде. Хуҗа аның хезмәт кенәгәсен игъгибар белән карап чыккач, счетта нидер исәпләде дә: “Кырык өченче эшкә кереп, җитмешенче һөнәр үзләштермәкчесең икән”, — диде.

— Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, иптәш мөдир, — дип җавап бирде Рафик эре генә.

 

Тел сөйли, кул эшли

 

Юк, кырын эшне яратмый “Ургаш” колхозы учетчигы Госман.

— Колхоз милке — безнеке! Аны күз карасы кебек саклыйк! — ди ул. Ә үзенең куллары кеше күрмәгәндә генә хуҗалыкның орлык ашлыгын урлый.

— Колхоз бай булса, — без дә баербыз! — дип лаф ора Госман. Шул вакытта куллары колхоз складыннан витаминлы үлән онын сәрми.

— Колхоз ул безнеке...

Тел сөйләгәндә тынгы белмәс куллар ипләп кенә ике центнер бодайны үз хуҗалыгына алып китә. Бу хәлне “Ургаш” халкы сизеп кала, әлбәттә.

— Госманның теле сөйли, кулы эшли, — диләр алар, угры авылдашларына төрттереп.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: