Барлык яңалыклар
Шәхес
14 июнь , 23:12

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (7)

Югарыда блатың булса, талантлы буласың.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (7)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (7)

* * *

“Сөймәгән кеше бәхетле. Бәхетсезлек сөйгәндә килә”. Шулай дигән иде бер танышым.

 

* * *

Чәчкәдән бал корты бал җыя, ә үрмәкүч – агу. Кемгә нәрсә. Бу кешеләргә дә кагыла.

 

* * *

СССР гомер буе иренен помадага буяп яшәде.

 

* * *

– Авызында мат та мат.

– Шахматчыдыр ул.

 

* * *

Аның акылы түбәнлеген югарыдагы урыны алыштыра иде.

 

* * *

Югарыда блатың булса, талантлы буласың.

 

* * *

Безнең соңгы чирек гасыр черек гасыр булып чыкты. Җәмгыять чери.

 

* * *

Бәхетсез кеше усал булучан.

 

* * *

Югарыда аркаланыр кешем юк, шуңа диварга булса да аркаланып утырам.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: