Барлык яңалыклар
Шәхес
18 март , 22:01

“Икеле”гә укыган даһилар

Антон Чехов мәктәптә иншалар язуда “өчле”дән дә югарырак билгеләр алмаган.

“Икеле”гә укыган даһилар
“Икеле”гә укыган даһилар

Антон Чехов мәктәптә иншалар язуда “өчле”дән дә югарырак билгеләр алмаган. Өченче сыйныфта күчми ике ел утырган. Бишенче сыйныфта география, арифметика һәм грек теленнән “икеле”ләр алып күчми калган. Сочинениедән “бишле” алганы булмаган.

Михаил Салтыков-Щедрин кызы урынына инша язып “икеле” алган.

Опера хорына Максим Горький кабул ителгән, ә Федор Шаляпинны кире борганнар.

1987 елда ниндидер Мэрилин Мах интеллект тикшерүдә тест узып, 230 балл җыйган, ә Альберт Энштейн барлыгы 173 балл җыйган.

Бөек шагыйрь Александр Пушкин өлгерүдә укучылар арасында 29 урынны алган. Аеруча физика һәм математикадан йомшак булган.

Бөек композитор Людвиг ван Бетховен хаталар белән язган.

Петр Беренче дә укуда йомшак булган. Үз өстендә эшләп, укып кына белемен камилләштергән.

Бөекбритания премьер-министры Уинстон Черчилль укыган чорда “икеле” капчыкларына чыбык белән сабак укыту булган. Нәтиҗәдә ул берничә уку йортын алыштырган. Математика һәм латиннан гел генә “икеле”ләр алган.

Нобель премиясе лауреаты, америка университеты профессоры Иосиф Бродский Санкт-Петербургтагы җидееллык мәктәпне инглиз теленнән “икеле”гә тәмамлаган, физика һәм математикадан да начар укып күчми калган, дүрт мәктәп алыштырган һәм укуын ташлаган.

 

Фото: externat.foxford.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: