+7 °С
Яңгыр
Көнчеллектән котылыгыз!
Берәр кеше рәнҗетте икән, син үпкәләмәдем, дисәң дә, күңелдә юшкын утырып кала ул. Көнчеллек тә шулай ук. Көнләшмәдем, дисең, ә шулай да нидер кырып тора, һәм болар барысы да, бозым кебек, бер җиргә җыела. Массаж ясатыгыз, әмма ул кешегә этәргеч кенә булганын онытмагыз. Әйе, тән язылып, кан йөреп китә. Әмма бөтен нәрсәне дә эчке көч дәвалый, һәр күзәнәк белән, аяк бармакларының очына кадәр тын алырга өйрәнегез. Физик яктан гына түгел, энергетик яктан да сәламәт, исән-имин булыгыз!
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.