“Ясалма” кешеләр күбәйде
Турысын әйтим, миңа коллективларда йөрүе авыр. Кайвакыт янәшәдәге кешеләр: «Ния кара янып утырасың?» – диләр. Ә мин кара янмыйм, негатив җыеп утырам икән. Шулкадәр авыр була ул кайвакыт, ләкин тиз үтеп китә һәм көч тагын да ныграк арта, шуның өчен туганмын шикелле. Күптән түгел генә ирем белән искә төшереп утырдык. Балалар бәләкәй чакта, авылга кайтырга чыктык. Рәшит тәмәке тартырга чыгып китте. Мин автовокзалда утырам, балалар янәшәмдә уйнап йөри. Бервакыт яныма бер исерек кеше килеп утырды. Озак та утырмады, айнык кешедәй торып китте. Ә мин исерә башладым кебек. Аннан икенчесе килеп утырды. (Алар күпләр иде ул вакытта вокзалларда). Утырды-утырды да анысы да айнып китте. Өченчесе килеп утыргач, сикереп тордым! Әйтерсең, аларның халәтен үземә йотам да шуннан кире чыгарам, аекландыручы хастаханә эшен башкарам, диярсең.
Кайбер массаждан соң да сыгылган лимон кебек буласың. Алар сине «йоталар», кулың, магнитка ябышкан кебек, тәннәренә ябыша. Чөнки андый кешенең үзендә энергия юк. Космостан керми, җирдән килми. Ул кеше энергияне башка кешедән генә алырга мөмкин. «Энергетический вампир», диләр бит. Алар вампир түгел, нибары чирле кешеләр. Аларның эчке органнары авыру. Усал кешенең йөрәге авырта, нәфрәт – бавырга, негатив бөергә җыела... Ә чирле кешеләр күп бу заманда, бигрәк тә, рухи яктан зәгыйфь кешеләр.
Күпләр, бәлки, минем белән килешмәс, әмма чыны шул. Намазга баскан кешеләр күп бүген. Намаз укыйлар, әмма чирлиләр. Намаз укыган кеше чирле булырга мөмкин түгелдер, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, кеше чирләмичә тормый. Ниндидер үткенче чирләрне, вирусларны әйтмим мин, ә гомумән, җитди чирләр турында сөйләвем. Намаздагы кеше шулкадәрле чиста булырга тиеш! Энергетикасы да, физик рәвеше дә. Энергетикаң зәгыйфь булгач, Аллаһы Тәгалә сине ишетәме? Мин бу турыда күп уйланам ул. Күпләр яулык ябынган һәм шул ук вакытта кеше рәнҗетәләр, каты бәреләләр, кешене санга сукмыйлар... Ясалма кешеләр күбәйде. Ясалма укынган, ясалма елмайган кешеләр. Үзе елмаеп тора, ә эче тулы корт... Элек алай түгел иде. Элек берәрсенә массаж эшләсәң, «Ризида апа, шундый ярдәм иттең», – дип, өчәр-дүртәр танышын миңа җибәрә иде. Ә хәзер кешенең үзенә ярдәм тисә, файдасын күрсә, шул җитә. Кешегә әйтми ул.
Массаж ясатканда бик сак булырга кирәк. Массаж ясаучы дөрес нокталарга басмый икән, бик зур зыян сала ала. Кешедә 33 нокта бар һәм шуларның 5се – үлем куркынычы белән яный торганы. Аларның берәрсенә генә ялгыш бассаң да, кешене зәгыйфьләндерергә, инсульт, инфаркт ясарга, хәтта үтерергә мөмкин. Бүгенге көндә кыска курслар үткән массажчылар белән дөнья тулды. Алар очсызга эшли, дип, кешеләр аларга баралар. Барысы да начар эшли, дип әйтә алмыйм. Әмма сак булырга кирәк. Дөрес аңлагыз, мин аларны конкурент итеп кабул итмим. Мин ярдәм итә алырдай кешене Аллаһы Тәгалә миңа үзе җибәрә. Шундый бер мисал китерә алам. Айгөл дигән кызчыкка массаж ясадым. Авырта аркасы, чак кына басканга да чыдый алмый бала, кычкырып елый. «Кулыгыз каты Сезнең! Алама кулларыгыз!» – дип миңа ачулана. Ә аннан соң ул миңа сурәтләр төшереп бүләк итте. «Сезнең кулыгыз җылы, йомшак, минем аркам авырткан икән. Ә сезнең кулларыгыз әйбәт», – дип рәхмәтләрен әйтте. Хәтта бала аңлады.
Кызганычка каршы, бөтен кеше дә ярдәмне вакытында кабул итә белми шул. Кайвакыт кирәкми, дип китәләр дә, исләренә төшкәч, киләләр. Әмма соң, вакыт инде үткән була...
(Дәвамы бар)
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.