Барлык яңалыклар
Шәхес
10 февраль , 08:05

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (4)

Бермәлне кюветка очтым. Бәхеткә, каршыда машина юк иде.  Ике тапкыр әйләнгәнмен, иң аптыратканы, машинага бернинди зыян килмәде.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (4)

Авария тарихы

Шуңа бәйле бер хәлне искә төшерми булмый.

Мин күптән түгел авариягә эләктем. Кулларымны бик каты авырттырганмын. Ул көнне зур тизлек белән дә бармый идем. Тик бермәлне кюветка очтым. Бәхеткә, каршыда машина юк иде.  Ике тапкыр әйләнгәнмен, иң аптыратканы, машинага бернинди зыян килмәде. Күпме  ятканмындыр, белмим, мине тартып чыгардылар, тәгәрмәчне алыштырдылар, май аккан булган, аны алыштырдылар. Шулкадәр игътибарлы кешеләр очрады. Аннары руль артына утырып, әни янына  кайтып киттем. Гаҗәпме? Бардыр. Мин шулай тиз мобильләшәм, төрле хәлдән тиз арада чыга беләм. Ул көнне күңел тавышын тыңламый, юл буендагы кафега кереп чәй эчәсем килсә дә, туктамый үткән идем... Ерак та китеп өлгермәдем, нидер “шак” итте.

Массаж ясау белән  шөгыльләнүемә тиздән 33 ел тула, һөнәрем, ипием шул. Кулларыма үз көчен кайтарырга тиеш идем. Тик тормаучанлыгым ярдәм итте. “Версаль” дигән бакчага барып, чәчәкләр тәрбияләп йөрдем, шунда вак моторика өчен файдалы эше дә табылды.

Хәзер, ничек кенә арысам да, нинди генә хәлдә булсам да, мин энергетикамны тергезми торып, йокларга ятмыйм. Юл һәлакәтенә эләккәннән соң бармакларым таш кебек каткан иде. Инсульттан соң, диярсең. Үзем дәваладым. Иремә дә ярдәм итәм. Дөрес, соңгы арада аңа массаж эләккәне юк. Шуңа зарланып ала ул. «Яшь чакта ешрак массаж эшли идең», – дигән була.

(Дәвамы бар)

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (4)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Тәгәри китте йомгагым... (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: