Барлык яңалыклар
Шәхес
30 гыйнвар , 14:12

Башкорт язучысы СВОга юл алды

Әдәбият сөючеләргә ул республика матбугатында басылган хикәяләре һәм “Кара этап” романы аша таныш.

Башкорт язучысы СВОга юл алды
Башкорт язучысы СВОга юл алды

Башкортстанның Зианчура районында яшәүче язучы Сабит Фазлыев махсус хәрби операциягә юлланырга карар иткән. Әлеге вакытта ул Ростов шәһәрендә хәрби хәзерлек үтә.

Сабит Фазлыев Зианчура районының Үтәгол авылында элек – укытучы, соңгы елларда авыл хакимияте башлыгы булып эшләгән. Әдәбият сөючеләргә ул республика матбугатында басылган хикәяләре һәм “Кара этап” романы аша таныш.

Сабит Фазлыевның әлеге карары турында язучылар белән очрашуда республика Башлыгы Радий Хәбиров игълан итте.

Язучы 1969 елның 8 июлендә Идәш ауылында туган. Башкорт дәүләт университетының Сибай институтын тәмамлаган. Идәш, Үтәгол мәктәпләрендә тарих укытучысы, директорның укыту буенча урынбасары булып эшләгән. Башкортстан Язучылар союзы әгъзасы, әсәрләре “Йәшлек”, “Киске Өфө” гәзитләрендә, “Ағиҙел”, “Аманат”, “Шоңҡар” журналларында дөнья күреп тора.

Фото: https://ye102.ru/

Башкорт язучысы СВОга юл алды
Башкорт язучысы СВОга юл алды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: