Барлык яңалыклар
Шәхес
20 гыйнвар , 21:52

“Өч тәңкә өчен дуслыкны бозмыйк”

Шагыйрь Салават Рәхмәтулла белән булган кызыклы хәлләр.

“Өч тәңкә өчен дуслыкны бозмыйк”
“Өч тәңкә өчен дуслыкны бозмыйк”

Шәхесләр тормышыннан

 

“Өч тәңкә өчен дуслыкны бозмыйк”

 

Билгеле шагыйрь Салават Рәхмәтулла Стәрлетамактан Уфага килергә чыккан. Автобус китәргә тора икән. Йөгереп барып утырган шагыйрь... Уфага барып җиткәч, шофер аңардан билетка акча сораган. Әле хакларның бик сикермәгән, билет өч кенә сум торган чак икән. Ә Салават Рәхмәтулланың кесәсендә һәрвакыттагыча акча юк. Шофердан сорый икән бу:

– Туган, синең милләтең кем?

– Башкорт, – дип җаваплаган тегесе.

– Ә мин – татар, – дигән шагыйрь. – Өч тәңкә өчен татар белән башкорт арасындагы дуслыкны бозмыйк инде!

 

 

Эт

 

Стәрлебашта яшәп иҗат итүче шагыйрь Фәйзи Гомәровның 75 яшен билгеләргә Уфадан, Стәрлетамактан бер төркем язучылар килеп төшә. Аларны әдипнең усал эте каршы ала. Кунакларны каршыларга чыккан Фәйзи Гомәров теге бәйләнчекне шунда ук сарайга кертеп, ишеген ябып куя. Әле генә ярсып өргән эт сарай ишеге астыннан борынын тыгып, кунакларны күзәтә, әмма өрми. Шунда Кәбир Акбашев чыбык кисәге ала да, этне үчекпәмәкче була. Ләкин теге һаман да “һау-һау”ламый.

– Карагызчы, бу эт өрми бит, – ди Кәбир.

Салават Рәхмәтулла аңа төрттереп:

– Эт белән эт булмыйм, – дип уйлыйдыр инде..., – ди.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: