Барлык яңалыклар
Шәхес
14 декабрь 2023, 13:09

Тагын бер журналист СВОга китә

“Юлдаш” радиосы хезмәткәре Бәйтулла ФӘТКУЛЛИН “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” исемен алу белән яу кырына юлланды.

Тагын бер журналист СВОга китә
Тагын бер журналист СВОга китә

Башкортстан юлдаш телевидениесенең махсус хәбәрчесе Рәфыйк ӘХМӘТШИНның Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китүе турында кичә язган идек инде. Бүген исә аның артыннан “Юлдаш” радиосы хезмәткәре Бәйтулла ФӘТКУЛЛИНның юл алуы хакында билгеле булды.

Бәйтулла Фәткуллин 1996 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлап, чирек гасырдан артык журналистика өлкәсендә эшли: “Юлдаш” радиосында “Ачык студия”, “Атайсал” тапшыруларын алып бара, сәяси күзәтүләр белән чыгыш ясый.

Кичә, 13 декабрьдә, Башкортстан Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев Бәйтулла Фаткуллинга “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исемне тапшырды. Бу хактагы карар 2 июньдә үк кабул ителгән булган, әммә Бәйтулла Шәрифулла улы кызын кияүгә биреп, бүләкләү тантанасында катнаша алмаган.

– Коллегабыз белән горурланабыз! – дип белдерде агентлык җитәкчесе Максим Ульчев.

– Миңа, журналист буларак, 2022 елның июнендә Луганскида булырга туры килде. Гуманитар олау белән бардык. Шуңа да андагы вакыйгалар белән танышмын. Әлбәттә, без тирән тылда булдык, әммә анда да сугыш барганы күренә иде. Шул чакта ук миндә махсус хәрби операциядә катнашу теләге уянды, ләкин хәл ителми килде. Ниһаять, уйлап йөри торгач, мин төгәл  карарга килдем һәм китәчәгемне башта коллективка, аннары гаиләгә игълан иттем. Барысы да аңладылар. Аллаһ боерса, җиңеп кайтырбыз дигән зур ышаныч белән юлга чыгам. Без кайтырбыз! – диде Бәйтулла Шәрифулла улы.

Махсус хәрби операциягә юлланган журналистлар – Рәфыйк Әхмәтшин да, Бәйтулла Фәткуллин да чыгышлары белән Белорет районыннан. Белоретларның “Артыш” җәмәгать оешмасы кыю егетләргә изге юл, исән-сау кайтуларын теләде.

Чыганак: https://bashgazet.ru/

Тагын бер журналист СВОга китә
Тагын бер журналист СВОга китә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: