Барлык яңалыклар
Шәхес
13 декабрь 2023, 09:53

Әнвәр НУРГАЛИЕВ туңып баручы водительне коткарган

Бу хәл концертлар белән Бөгелмәгә барганда булган.

Әнвәр НУРГАЛИЕВ туңып баручы водительне коткарган
Әнвәр НУРГАЛИЕВ туңып баручы водительне коткарган

Инде бер атна көннәр нык салкын тора. Чатлама суыкларда юлга чыкмасаң, хәерле дә бит, тик шунсыз да булмый. Шушы көннәрдә Башкортстанның халык җырчысы Әнвәр НУРГАЛИЕВ төркеме белән Татарстанның Бөгелмә шәһәренә гастрольләргә барырга чыккан булган. Трассада алар ватылып сүнгән “Пежо” микроавтобусын күреп алганнар.  – 40 градустан узган суыкларда алар кеше кайгысын үзләренеке кебек кабул иткәннәр һәм микроавтобусны буксирга алып, водительне туңып үлүдән коткарганнар.

– Дуслар, кеше кайгысына битараф калмагыз. Аеруча урамда мондый түбән температура булганда. Мондый хәл һәркем белән дә булырга мөмкин, – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. Чынлап та, дөрес сүзләр бит! Әнвәр НУРГАЛИЕВка кеше хәленә керә белүе өчен зур рәхмәт!

Чыганак: UfaNovosti

Әнвәр НУРГАЛИЕВ туңып баручы водительне коткарган
Әнвәр НУРГАЛИЕВ туңып баручы водительне коткарган
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: