Барлык яңалыклар
Шәхес
13 декабрь 2023, 10:35

БСТ журналисты СВОга юл алды

Рәфыйк ӘХМӘТШИН үзенең “көмеш туй” көнендә контракт буенча махсус хәрби операция зонасына китте.

БСТ журналисты СВОга юл алды
БСТ журналисты СВОга юл алды

Башкортстан юлдаш телевидениесенең махсус хәбәрчесе Рәфыйк ӘХМӘТШИН Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операцияга юлланды.

Рәфыйк Үзбәк улы хәрби хәбәрче буларак, яңа төбәкләрнең тормышын яктырту өчен моңа кадәр дә күп тапкырлар Донбасста булып кайткан иде инде.

– Егет кешенең сүзе белән эшләре туры килергә тиеш. Шуның өчен дә 2020 елдан бирле Донбасс юлын таптыйм һәм әлеге вакытта үземне махсус хәрби операция барган җирдә кирәкле кеше итеп тоям. Илемә, республикама һәм халкыма файдам тияр, дип уйлыйм. Шуның өчен дә махсус хәрби операциягә юлланам, – дип белдерде Рәфыйк Үзбәк улы.

Аны гаиләсе, Белорет районыда яшәүче туганнары, якташлары, хезмәттәшләре озатырга килгән иде.

– Хезмәттәшебез, “Яңалыклар” хезмәтенең махсус хәбәрчесе Рәфыйк Әхмәтшин махсус хәрби операциягә юлланырга хәл итте. Ышанычлы, абруйлы коллега, үрнәкле гаилә башлыгы, кайгыртучан әти ул Рәфыйк Үзбәк улы. Исән-имин әйләнеп кайт, журналист каләмең кебек хәрби коралың да үткен булсын! – диде хезмәттәше, “Яңалыклар” хезмәтенең махсус хәбәрчесе, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рәмзия Кәримова.

Рәфыйк Әхмәтшинның тормыш иптәше, “Юлдаш” радиосы хезмәткәре Зөһрә Арсаева түбәндәгеләрне сөйләде:

– Бүген безнең Рәфыйк белән туебызга 25 ел тулды. Бу көнне аны махсус хәрби операциягә озатуы бигрәк авыр, – диде ул.

Танылган журналистка һәм барлык ил сакчыларына исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.

Рәмилә МУСИНА фотолары.

Чыганак: https://bashgazet.ru/

БСТ журналисты СВОга юл алды
БСТ журналисты СВОга юл алды
БСТ журналисты СВОга юл алды
БСТ журналисты СВОга юл алды
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: