Барлык яңалыклар
Шәхес
2 декабрь 2023, 14:50

Белореттан, хатирәләр яңартып...

Рөстәм НӘБИЕВның хезмәттәше Вадимның фаҗигале үлеменнән соң алты ел үткәч, аның энесе туа.

Белореттан, хатирәләр яңартып...
Белореттан, хатирәләр яңартып...

Рөстәм НӘБИЕВ Белорет каласына барып, дустының әти-әнисен күреп кайткач, социаль челтәрләрдә түбәндәге язманы урнаштырды.

– Мин күпләр белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булдым, әмма Вадим белән без чын дуслар идек. Бер-беребезгә ярдәм иттек, яклаштык, өйдән читтә бер-беребезгә терәк булырга тырыштык. Гомумән, бер дулкында йөздек, дип әйтергә мөмкин. Бигрәк тә соңгы көннәрдә без һәрвакыт диярлек бергә булдык, теләсә нинди эшкә бергә алындык, бик күп сөйләштек... Вадим гаиләдә бердәнбер бала була һәм аның үлеменнән соң 6 ел узгач кына, аның әти-әнисе икенче балага тәвәкәлли. Балаңны югалту – һәр ата-ана өчен коточкыч фаҗига һәм моннан соң яшәргә көч табу бик авыр. Ләкин хәзер мин аларның йөзләрендә елмаю күрәм, һәм моның өчен алар кечкенә Эдгарга рәхмәтле.

Алар белән күрешүемә бик шат булдым. Очрашуыбыз бик җылы һәм күңелле узды. Сүз уңаеннан, юлда мәктәпкә дә кердек... Вадимның әти-әнисе яшәгән авылда булдык, ул анда җирләнгән... Мине анда күптәннән укытучылар кунакка көтәләр иде, балалар да көтеп алдылар. Кыскасы, керергә булдык. Гаҗәп җылы, акылга сыймаслык очрашу узды. Барысы турында да сөйләштек, хәтта таулар турында да. Кешеләрнең килеп мине көтеп алуын аңлаудан көчле хисләр кичердем. Алар минем белән сөйләшеп алыр өчен генә җыелганнар иде.

Чыганак: Рөстәм НӘБИЕВның telegram-каналы.

Белореттан, хатирәләр яңартып...
Белореттан, хатирәләр яңартып...
Белореттан, хатирәләр яңартып...
Белореттан, хатирәләр яңартып...
Белореттан, хатирәләр яңартып...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: