– Белорет шәһәренә барып килдем. Армиядәге хезмәттәшемнең әти-әниләрен күрдем. Бу безнең беренче һәм соңгы фотобыз. Аны без Вадимның үлеменә бер көн кала төштек.
Вадим белән Омск шәһәренең уку үзәгендә таныштык. Ул шулкадәр гади егет булды, эченнән нур сибелеп тора иде. бу гадилекне шулкадәр яктырткан ки, Минем күңелем аны шунда ук үзенә якын итте. Без һәрвакыт сөйләшергә тема таптык – эш, мавыгулар, тормышка карашлар, мөнәсәбәтләр. Безнең кыйммәтләребез дә бик охшаш иде. Мөгаен, бу безне берләштергәндер дә.
Ул бик укымышлы һәм акыллы егет булды. Шул акыллылыгы аркасында безнең командир даими рәвештә бөтен кәгазь эшен аңа аудара иде.
Якыннарың белән һәрвакыт та бәйләнеш тотарга кирәк. Вадимның әти-әнисе дә искәрмә түгел – алар минем үземнең бер өлешем...
(Дәвамы бар)
Чыганак: Рөстәм НӘБИЕВның telegram-каналы.