Шәхес
30 Ноября 2023, 12:34

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (6)

Китап укымаган милләт, милләт булудан туктый.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (6)Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (6)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (6)

Авылда җырлыйлар, зиратта елыйлар.

 

* * *

Әкияткә сюжет: бер дәүләттә эшсезлеккә каршы көрәшәләр. Һәркем эшләргә тиеш. Бер палач кына эшсез калган. Эшсез ятмасын өчен аңа корбаннар алып килеп торалар.

 

* * *

Китап укымаган милләт, милләт булудан туктый.

 

* * *

Хатын иренә мөкиббән. Ә анысы, әдәби итеп әйткәндә, кире герой. Аның кырын эшләрен хатынына җиткереп торалар, ләкин ул ышанмый. Мәхәббәтне сукыр диләр. Сукыр гына түгел, саңгырау да икән ул.

 

* * *

Әйбәт рифмалар безнең телдә бик күп: ыспайлыгы – өс байлыгы, фәстерүгә – гастрольгә, оратырлык – яратырлык, аңгыралар – каңгыралар... Шигырьнең сюжеты ничек булачагын алдан ук әйтеп торалар.

 

* * *

Гамьсез чагым – ямьсез чагым.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас