Барлык яңалыклар
Шәхес
16 ноябрь 2023, 22:30

Роберт МИҢНУЛЛИН. Авыр туфрагың җиңел булсын!

Әгәр дә хатын-кызларны ил башына җитәкче итеп куйсаң, сугышлар да булмас иде!

Роберт МИҢНУЛЛИН. Авыр туфрагың җиңел булсын!
Роберт МИҢНУЛЛИН. Авыр туфрагың җиңел булсын!

“Жаль, Юзи!”

 

Чаллы буйлап машинада барабыз. Илдар Юзеев “Жалюзи” дигән рекламаны күрде дә: “Жаль, Юзи!” – дип авыр сулап куйды.

 

 

Торт һәм сухой вино

 

“Сабантуй” гәзите редакциясендә бәйрәм итәргә яраталар. Өстәлдә – өчпочмак, торт кебек ризыклар. Кызлар мәҗлес саен Илдар Юзеевтан сорыйлар:

– Илдар абый, торт белән чәй эчәсезме? – Илдар Юзеев, ике дә уйлап тормый, мәҗлес саен бер үк төрле җавап бирә:

– Торт с ним, эчәргә туры килә инде! Ә инде ир-атлар җыелган мәҗлесләрдә:

– Илдар абый, аракы юк бит әле, сухой вино гына, – дип сүз башласалар, Илдар абый берчакта да кәнфитләнеп тормый, шунда ук эләктереп кенә ала:

– Сухой с ним, эчәргә туры килә инде!

 

Ярар иде әле!

 

“Сабантуй” гәзите редакциясе. Сигезенче март уңаеннан мәҗлес җыелган. Илдар Юзеев тост әйтә:

– Әгәр дә хатын-кызларны ил башына җитәкче итеп куйсаң, сугышлар да булмас иде!

Роберт Миңнуллин сүзгә кушыла:

– Ирләргә дә көн булмас иде, Илдар абый!

Илдар Юзеев:

– Көне булмаса булмасын, төне булса да безгә бик ярар иде әле!

 

“Туфрагың җиңел булсын!..”

 

Шагыйрь Хәкимҗан Халиков гөл үстерер өчен туфрак тутырган чиләк күтәреп узып бара икән. Илдар Юзеев моны күргән дә:

– Авыр туфрагың җиңел булсын! – дип калган, имеш.

 

Фото: tatarlar.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: