Барлык яңалыклар
Шәхес
20 октябрь 2023, 13:47

Разил Вәлиев вафат

Ул Язучылар съезды барганда шагыйрь Зөлфәт белән татар телендә яшьләр журналы таләп итеп залга листовкалар ыргыткан. 1985 елда Әфганстанга “сугышка командировкага” барган бердәнбер татар шагыйре дә Разил Вәлиев була.

Разил Вәлиев вафат
Разил Вәлиев вафат

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Разил Вәлиев вафат

Разил Вәлиев 1947 елның 4нче гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Университет тулай торагыннан урын ала алмагач, Казанда яшәүче бер бабайның җимерек сараена идән-түшәм җәеп, мич чыгарып, үзе кебек үк йортсыз-җирсез бер студентны кертеп, шунда яшәп, белем ала башлый. Икенче курста укуын ташлап, Мәскәүнең Максим Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә. Аны тәмамлагач “Ялкын” журналында, Чаллы Язучылар оешмасында, Татарстан Язучылар берлегендә эшли. Аннан соң Татарстанның милли китапханәсе директоры, Югары Советның мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе

рәисе була.

Разил Вәлиев хөр фикерле, төпле белемле, көрәшче кеше  иде.

Ул Язучылар съезды барганда шагыйрь Зөлфәт белән татар телендә яшьләр журналы таләп итеп залга листовкалар ыргыткан.

21 яшендә “Эт кояшы” повестен яза. Ләкин Казандагы әдәбият чиновниклары “совет чынбарлыгын каралтып күрсәтүдә” гаеплиләр. Әсәр егерме ике елдан соң гына басыла.

1985 елда Әфганстанга “сугышка командировкага” барган бердәнбер татар шагыйре дә Разил Вәлиев була.

Разил Вәлиев беренче җырын Илһам Шакиров соравы буенча Мәскәүдә укыганда яза. “Бер алманы бишкә бүләек”, “Кышкы учак”, “Төнге учак” һәм бик күп башка популяр җырлар авторы. Аның проза һәм драматургиядә дә казанышлары зур.

Разил Вәлиевка  77 яшь иде.

 

Фото: tatar-today.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: