Барлык яңалыклар
Шәхес
19 октябрь 2023, 09:40

Мортаза РӘХИМОВ турында энциклопедия чыгачак

Аны Башкортстан Фәннәр академиясе әзерли.

Мортаза РӘХИМОВ турында энциклопедия чыгачак
Мортаза РӘХИМОВ турында энциклопедия чыгачак

Галимнәр “Мортаза Рәхимов” энциклопедиясенә керәсе материалларны өйрәнү эшен башлады.  Башкортстан Республикасының Беренче президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовка багышланган бу хезмәт Русиядә дәүләт эшлеклеләренә багышланган беренче энциклопедияләр рәтенә керә. Ул 2024 елда Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулу уңаеннан нәшер ителергә тиеш. Энциклопедия Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның «Мортаза Гобәйдулла Рәхимов истәлеген мәңгеләштерү турында»гы 2023 елның 13 февралендә кабул ителгән указы нигезендә төзелә.

Республика Башлыгы билгеләвенчә, Мортаза Рәхимов “безнең республика һәм бөтен ил язмышы хәл ителә торган бик катлаулы чор символы булды". Аның эшчәнлеге республиканың 90 нчы еллардагы үсешен билгеләде. Шуңа күрә дә Мортаза Рәхимовның биографиясе һәм дәүләт эшчәнлеге тикшеренүчеләрнең һәм җәмгыятьнең иң зур игътибарына лаек. Энциклопедик басмасы Башкортстан Республикасының иҗтимагый, фәнни һәм мәдәни тормышында мөһим вакыйга булырга тиеш. Энциклопедия республиканың беренче Президенты шәхесен объектив бәяләргә ярдәм итәчәк.

Фото: https://www.bashinform.ru

Мортаза РӘХИМОВ турында энциклопедия чыгачак
Мортаза РӘХИМОВ турында энциклопедия чыгачак
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: