+6 °С
Болытлы
Башкортстан -- Русиядә ислам диненең танылган тарихи һәм заманча үзәге. Русия мөселманнары Диния нәзарәте 22 төбәк идарәсен һәм ике меңнән артык мөселман берләшмәсен берләштерә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дини лидерны юбилее белән котлап, мөфти хәзрәтләренең исламның иң яхшы традицияләрен саклап калырга ярдәм итүен, яшьләргә әхлакый юнәлеш бирүен, гаилә кыйммәтләрен ныгытуын, илсөярлек тәрбияләвен билгеләде.
Русия мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән күп төбәкләрдә йөзәрләгән мәчет төзелде. Уфада Русия ислам университеты гамәлгә куелды, былтыр Тәлгать Таҗетдин белән берлектә аның яңа заманча корпусларын ачу тантанасы үтте.