Барлык яңалыклар
Шәхес
30 июль 2023, 18:10

Рөстәм НӘБИЕВ. Мин яшәргә телим!

Миңа бик авыр. Бәлки читтән артык күренеп тә бармыйдыр, тик бу чынлап та шулай.

Рөстәм НӘБИЕВ. Мин яшәргә телим!
Рөстәм НӘБИЕВ. Мин яшәргә телим!

Миңа 31 яшь. Соңгы 8 ел дәвамында мин үз-үзем белән эчке көрәш алып барам.

Миңа бик авыр. Бәлки читтән артык күренеп тә бармыйдыр, тик бу чынлап та шулай. Шуңа карамастан мин тукталмыйм. Вак кына адымнар белән булса да алга атлыйм. Чөнки, иң мөһиме, алга барырга кирәк. Алга, яңа МИНгә, үземнең киләчәгемә. Бу, беренче чиратта, минем үзем өчен кирәк; бу минем генә юлым, минем көрәшем.

Мин нык итеп яшәргә телим. I төркем инвалиды булып җан асрыйсым түгел, ә бернинди чикләүләрне дә тоймыйча, тулыканлы тормыш алып барасым килә.

Безнең һәрберебезнең үз тарихы бар. Һәркем үз тормышын тамырдан үзгәрткән ниндидер вакыйганы башыннан кичерә. Шуңа күрә кешегә үз каланчагыздан карап кына бәя бирмәгез.

Барысы да яхшы булачак. Мин тормышка әйләнеп кайтачакмын. Мин ышанам.

Фото һәм видео Рөстәм НӘБИЕВның телеграм-каналыннан алынды.

Рөстәм НӘБИЕВ. Мин яшәргә телим!
Рөстәм НӘБИЕВ. Мин яшәргә телим!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: