Барлык яңалыклар
Шәхес
21 июль 2023, 11:33

Әнвәр НУРГАЛИЕВ: “Әнине адәмчә озатып булмады...”

Популяр җырчының әнисе Башкортстандагы COVID корбаннарының беренчеләреннән булды.

Әнвәр НУРГАЛИЕВ: “Әнине адәмчә озатып булмады...”
Әнвәр НУРГАЛИЕВ: “Әнине адәмчә озатып булмады...”

Әнвәр Нургалиев әти-әнисенең хәзер инде мәңгелек йорты – зиратка да кереп чыккан. Узган ел гына җырчы якын кешеләренең каберенә яңа чардуганнар, кабер ташлары ясаткан. Иске чардуганнарны да әрәм итмәгән – ташландык каберләр өстенә куйганнар.

«Менә күрәсеңме – әтием белән әнием тере кебек карап торалар. Монысы – минем бертуган Флүр абыем. Ул алдан китте. Шуннан соң әни, аннан соң әти... Бу чәчәкне: «Әниеңнең каберенә куярсың» – дип, бер тамашачым китереп биргән иде. Икесенең дә кабер ташларына шигырьләр яздырдык.

Ислам дине буенча каберләрне менә болай бетонлап каплатырга ярамый, диләр. Тик без бу таш астында махсус урын калдырдык. Аның бөтен җире дә плитә түгел. Чәчәкләр утыртырга да урын бар.

Әнине адәмчә озатып булмады. Андый хәлләрне дошманыма да теләмәс идем. Шуңа мин кабер ташларын да, каберне дә һәйкәл кебек ясатырга булдым. «Алай итәргә ярамый» дип хурлаучылар күп булыр. Ләкин бу – минем үземнең шәхси теләгем», – дип аңлаткан ул.

Чыганак: https://vk.com/tatarmother

Әнвәр НУРГАЛИЕВ: “Әнине адәмчә озатып булмады...”
Әнвәр НУРГАЛИЕВ: “Әнине адәмчә озатып булмады...”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: