Барлык яңалыклар
Шәхес
18 июль 2023, 11:10

Миллионер буласың киләме? Татар бүлегендә укы!

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән ЙОСЫПОВА Бөтенрусия “Студент стартапы” программасы кысаларында 1 000 000 сумлык грант отты. Бу – университет тарихында булмаган хәл!

Миллионер буласың киләме? Татар бүлегендә укы!
Миллионер буласың киләме? Татар бүлегендә укы!

Ләйсән Рәмзил кызы ЙОСЫПОВА (Катиева) чыгышы белән Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылыннан. Күрше Иске Каразирек урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлау белән, ул, Казан тарафларына карамыйча, документларын Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә тапшыра. Һәм отылмый! Быел ул “Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, рус теле)” белгечлеге буенча бакалавриатны кызыл диплом белән тәмамлап, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршындагы магистратурага укырга керде.

Университеттагы беренче көннәреннән үк Ләйсән үзен уку алдынгысы, булачак яшь галимә итеп танытты. Иң мөһиме – аның барлык эзләнүләре дә реаль тормыш ихтыяҗлары белән бәйле. Ягъни тел гыйлеме биредә тормыштан аерылган саф теоретик өлкә булып калмый, ә гамәли-практик төс ала. Бу аның Бөтенрусия “Студент стартапы” конкурсына тәкъдим ителгән “Сәлам!” проектына да кагыла. Ул мобиль кушымта ярдәмендә татар телен үзаллы өйрәнүгә юнәлтелгән. Ягъни Ләйсән Йосыпованың проекты телне “нуль”дән өйрәнә башлап, эзмә-эзлекле рәвештә татар филологы дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкинлеген бирә. “Сәлам!” Бөтенрусия “Студент стартапы” конкурсының “Санлы технологияләр” номинациясендә җиңү яулады. Шулай итеп, Уфа университетының татар-рус филологиясе бүлегендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дә менә дигән белем алып чыгып була.

Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, доцент, татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы Ильмира Фәргать кызы ЗАРИПОВА белән берлектә башкарылган бу эш Ләйсәннең беренче генә җиңүе түгел. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры карарына ярашлы, 2021 елда ул туган телләрне өйрәнүдәге казанышлары өчен бөек мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия белән бүләкләнгән иде. 2022 елда исә Ләйсән Йосыпова Башкортстан Башлыгы стипендиясенә лаек булды.

Талантлы студентыбызга яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,

Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты.

Фотода: Ләйсән Йосыпова фәнни җитәкчесе Ильмира Зарипова белән.

 

Миллионер буласың киләме? Татар бүлегендә укы!
Миллионер буласың киләме? Татар бүлегендә укы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: