Барлык яңалыклар
Шәхес
10 июль 2023, 09:38

109 яшьлек ветеран вафат

Муллахан НУРИСЛАМОВ 12 июльдә туган көнен билгеләргә тиеш булган.

109 яшьлек ветеран вафат
109 яшьлек ветеран вафат

Бөек Ватан сугышы ветераны Муллахан НУРИСЛАМОВ соңгы 17 ел буена Аскын районының Чернушка авылында кызы Әнисә янында яшәгән. Җиде баласының, 50 оныгының һәм турунының мәхәббәте белән уратып алынган булган.

Ветеран районның Урманкүл авылында туып үсә. Бөек Ватан сугышын башыннан азагынача үтә. Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. “Ленинградны обороналаган өчен” медален ул үзенең төп хәрби бүләге дип санаган. Сугыш беткәч, Урманкүлгә кайтып, колхозда механизатор булып эшләгән.

Муллахан НУРИСЛАМОВ бүген туган авылында җирләнәчәк. Йөзьяшәр ветеран туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото: башинформ.ру

109 яшьлек ветеран вафат
109 яшьлек ветеран вафат
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: