Шәхес
10 Июня 2023, 18:02

Марат КӘРИМОВ. Бәхет үзәгендә сагыш

Яратам дигән саен ярату кими.

Марат КӘРИМОВ. Бәхет үзәгендә сагышМарат КӘРИМОВ. Бәхет үзәгендә сагыш
Марат КӘРИМОВ. Бәхет үзәгендә сагыш

Куркакның куркагы. Үз күләгәсенә абынып егыла.

 

* * *

Исерек канауда уянып китә. Шуннан: “Мин кем әле?” – дип кесәсеннән паспортын карый.

 

* * *

Җир тетри. Ул әле пүчтәк. Бар илебез тетри, Рихтер шкаласы белән генә үлчәрлек тә түгел.

 

* * *

Хәзер заводлар төзелми, казинолар төзелә. Казинолар кемнәргәдер хәзинә.

 

* * *

Бикле ишек – шикле ишек.

 

* * *

– Нигә ике ел буе алимент түләмисең?

– Хатын үзе гаепле. Эзләп таба алмый бит.

 

* * *

Өргән эттән куркырга ярамый. Өрмәгән эттән куркырга кирәк. Ул өрми генә килеп тешләп ала. Кешеләр дә шулай.

 

* * *

Бәхет – йомырка кебек. Аның үзәгендә сары сагыш ята.

 

* * *

Малай чакта урамда бук типте. Хәзер стадионда туп тибә.

 

* * *

Яратам дигән саен ярату кими.

 

* * *

Колагы – ишек, авызы – капка.

 

* * *

Тубыкланган килеш: “Без ирекле!” – дип кычкырабыз. Нинди кешеләр без...

 

* * *

Ике елга кавыша. Туйлары яз көне.

 

Фото: Мөнир ВАФИН.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас