

Вакыйга 2021 елның җәендә була. Гүзәлия ВӘЛИЕВА Антальяда ял иткәннән соң Мәскәү рейсы белән кайтырга оча. Юлда борттагы балаларның берсенең хәле начарая: аның температурасы күтәрелә һәм приступ була, шуннан соң ул аңын югалта. Сулыш алуы туктала, тәнен көзән җыера башлый. Стоматолог булып эшләүче Гүзәлия ярдәмгә ашыга – бала йөрәгенә туры булмаган массаж һәм ясалма сулыш ясый. Башта тернәкләнгән кебек тоелса да, 10 минут узгач, баланың янә йөрәге туктый. Гүзәлиягә алда ясалган процедураларны кабаттан үткәрергә туры килә. Шулай итеп, ул баланың хәлен нормальләштерә. Рейс ашыгыч рәвештә Ростов аэропортына төшеп утыра. Шунда гына бала аңына килә. Анда пациентканы реанимобиль белән шәһәрнең бер хастаханәсенә алып китәләр. Стоматологның югалып калмавы аркасында, кызның гомере саклана.
Гүзәлия ВӘЛИЕВА әйтүенчә, аңа моңа кадәр дә гадәттән тыш ситуацияләрдә кешеләргә ярдәм күрсәтергә туры килгәләгән. Тик бу очрак бүтән: аның кул астында инструментлар да, ярдәмче персонал да булмый. Табибә фикеренчә, аңа ана инстинкты һәм һөнәри җаваплылык хисе ярдәмгә килгән.
Якташыбызның батырлыгы Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнде. Табибә Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
Чыганак. ufa.aif.ru