Шәхес
15 Мая 2023, 15:52

Әнвәр Нургалиев шаһитлар эзли

Күптән түгел популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның икетуган сеңлесе Диана Сәфәрова фаҗигале рәвештә вафат булды. Бу хәлдән соң Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә “Виновнику — гореть в аду”, — дип язып куйган иде.

Әнвәр Нургалиев шаһитлар эзлиӘнвәр Нургалиев шаһитлар эзли
Әнвәр Нургалиев шаһитлар эзли

Күптән түгел популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның икетуган сеңлесе Диана Сәфәрова фаҗигале рәвештә вафат булган иде.

Диана “Хонда Цивик” автомобилендә төнгә таба Чишмә бистәсендә авариягә тарыган иде. Аның машинасы коймага килеп бәрелү нәтиҗәсендә ул вафат булган. Һәлакәт видеокамерага да эләккән.

Бу хәлдән соң Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдә “Виновнику — гореть в аду”, — дип язып куйган иде.

Бүген Әнвәр Нургалиев юл-транспорт һәлакәтенең шаһитларын эзләвен белдереп, туганының үлемендә гаеплеләрне табарга ярдәм итә алган гражданнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Артист фаразлавынча, юл-транспорт һәлакәте  булган урындагы автомобиль йөртүчеләр шаһит булган.

“Гаепле кеше качып киткән, аннан машинасын куеп,  җәяүләп авария урынына килгән. Ул гаепне таныды, әмма күп кенә аңлашылмаучанлыклар да бар”, – дип раслый Нургалиев социаль челтәрләрдә.

 

Фото: Социаль челтәрдән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас