

Табынга кайнар буы биеп торга шулпалы пилмән килә. Кияү егет нәни кояш кебек җемелдәп торган алтынсу лимон телемен алып, пилмән арасына сала, калак очы белән генә изеп, тәмен шулпага тигез тарата башлый. (1973 ел бу, чәйгә салырга дигән лимонны Мәскәү кибетләреннән елга бер генә табарга мөмкин чор).
Соңыннан, үзләре генә калгач, кызның әтисе:
– Кияү сәер булырга охшый, карчык, күрдеңме, лимонны ашка салды бит? – ди.
Яңа парлар Казанга китеп баргач, бабай белән әби никах мәҗлесе үткәрергә була. (Яшьләргә әйтмичә генә, комсомоллар бит, йә каршы килерләр).
Зурлап чакырылган мөфти хәзрәт исә пилмән шулпасына берне генә түгел, ике лимон тәгәрмәчен берьюлы озата.
Соңынан бабай болай ди:
– Күрдеңме, карчык, мөфти хәзрәт тә шулпага лимон салды, димәк, безнең кияү төшеп калганнардан түгел!
Фото: rsloboda-rt.ru