+20 °С
Облачно


Исеме бөтен дөньяга билгеле якташыбызның ике кулына да хирургик операция ясалган. Моңа кадәр Рөстәмнең куллары бер айлап бөтенләй эшләмәгән булган. Аның сул кулын беләзектән иңенә кадәр ярып, кан тамырларын, мускулларын һәм сеңерләрен үле тукымалардан тазартканнар.
Рөстәм Нәбиев әйтүенчә, аның сул кулындагы бицепсы икеләтә кимегән, уң кулын да ярыйсы гына чистартканнар. Югыйсә, якташыбызның кулларында тукымалар үлү – некроз таралган булган. Бу хакта якташыбыз үзенең telegram-каналында белдерде.
Фото: Рөстәм НӘБИЕВның telegram-каналыннан.