

Кеше гомереннән дө кыскарак берни дә юк.
Яшәр өчен түзәргә кирәк.
Кайвакыт яшәгәнгә караганда яшәгән булып кылану мөһимрәк.
Өйләнгән кешенең бернәрсәсе дә үзенеке генә булмый.
Хатын-кызны күралмый башлыйсың килсә, син аңа өйлән.
Иренә хыянәт итүче хатын-кыз савыт-сабаны һәм керләрне тагы да тырышыбрак юа.
Дуслар шатлык килгәндә сынала.
Һәрбер вак-төяк бүләктә бүләк итүченең кул җылысы бар.
Культураны алгарыш җимерә.
Иҗатында кеше никадер талантсыз булса, эш урынында шулкадәр тәртипле.
Оча белгән кешене яратмаучылар күп.
Тавык кош түгел, шагыйрә шагыйрь түгел.
Вакланма, тәңкә бул. Ни генә дисәң дә, туксан тугыз тиен – барыбер вак акча.
Ике илле тиенгә караганда бер тәңкә кадерлерәк.
Эчкәндә шушы кагыйдәне истә тотуың хәерле: кайда, кайчан һәм кем белән. Шушы кагыйдәне үтәсәң, беркайчан да эчә алмассың.
Кичен никадәр шәбрәк булса, иртән шулкадәр авыр.
Бәхет – ул бәхетсезлек булмау.
Алга барганда, артка карарга онытма.
Иң татлы хыял – тормышка ашмаганы.
Үзеңнән дә зур булу өчен кемнеңдер иңенә басарга кирәк.
Биеклек – төшүнең башы.
Күтәрелер өчен әүвәл егылырга кирәк.
Гомер буе үзеңне лаеклы үлемгә әзерләргә кирәк.
Зиратка кеше күп килсен дисәң, дусларың бихисап булсын.
Фото: art16.ru